Чаллы шәһәрендә узган вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясалды

2016 елның 16 сентябре, җомга

2016 елның 15 сентябрендә буш эш урыннары ярминкәсе үтте, анда мәшъгульлек үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар белән бер исәптән эш  табарга теләгән шәһәрдәшләребез катнашты.

Чараның максаты – шәһәрдәшләребезгә эш табуда ярдәм итү, буш эш урыннары турында  мәгълумат алуны киңәйтү, мәшгульлек үзәге тәкъдим иткән ярдәмне халыкка якынайту һәм ул күрсәткән хезмәтләрнең сыйфатын  яхшырту иде. Мондый ярминкәләрдә теләге булган  һәр кеше турыдан-туры,  мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итмичә дә, катнаша ала.

Эш эзләүчеләр белән очрашуга шәһәрнең 9 оешмасыннан кадрлар белән эшләү бүлеге белгечләре килгән иде:

  • ҖЧҖ “Газобетон”,
  • ПАҖ КАМАЗ Тимерчелек заводы,
  • МУП “Электр транспорты”,
  • ҖЧҖ ИК “Ренессанс Тормыш”,
  • ЭВД Круглое поле СП КДИЦДИ АОҖ РТЮ филиалы
  • Шәхси эшмәкәр Осокина Л.Н. һ.б.

Эш бирүчеләр түбәндәге буш эш урыннарын тәкъдим иттеләр автобус йөртүче, кондуктор, арматурщик, юл монтеры, йөк төяү җайланмасын йөртүче, җәмәгать тәртибен саклаучы белгече, финанс консультанты, сату бүлеге менеджеры, кран машинисты, токарь, фрезеровщик һәм башкалар.

Шулай ук Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең буш эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде, бүгенге көндә анда барлыгы 5000 артык буш эш урыны теркәлгән.

Ярминкәгә  барысы 141 кеше килде, алга таба эшкә керү өчен 13 кешегә юллама бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International