Министрлыкта "Россия югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы" конкурсы катнашучыларының заявкаларын карадылар

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

Бүген эшчеләр төркеме  экспертлары утырышында министрның беренче урынбасары Марат Гафаров җитәкчелегендә  "Россия югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы" Россиякүләм конкурсы катнашучыларының материалларын карадылар.

Чара барышында конкурста катнашу өчен тәкъдим ителгән заявкалардагы мәгълүматның дөреслеген бәяләделәр.

Бәяләү нәтиҗәләре буенча берничә оешма конкурста катнашудан азат ителде.  Бу исә оешмаларның салым һәм җыемнар,  мәҗбүри пенсия һәм медицина иминияте кертемнәре буенча түләү бурычлары булу белән бәйле иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International