Хәзерге вакытта Кукмара халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Республика эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру программасын гамәлгә ашыру кысаларында "Синең киләчәгең - үз кулыңда"дигән проект эшләнде.
Проект эшче һөнәрләрнең абруен, һөнәри белем бирү престижын, эшче һәм инженер һөнәрләренең имиджын арттыру, урта һөнәри белем бирү оешмалары чыгарылыш укучысының позитив абруен формалаштыруга юнәлтелгән.
Шулай итеп, 8 сентябрь көнне А. М. Булатов исемендәге күпкырлы лицейның 8 нче сыйныф укучылары Нократ Аланы (Киров өлкәсе) "Профессионал" уку-укыту үзәгендә булдылар.
Мәктәп укучылары мәгариф оешмаларының тарихы белән танышты, аның уку аудиторияләре, остаханә, спортзалларында булды.
Балигъ булмаганнар Кукмара районы көллиятенә керү мөмкинлекләре турында мәгълүмат алдылар.