2016 нчы елның 13нче сентябрь көненә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 4352 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 113 кешегә кимрәк. Шулай ук Яр Чаллы һәмТүбән Кама шәһәрләрендә эшсезләр саны кимү күзәтелә. Соңгы мәгълүматларга караганда, бу шәһәрләренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1837 һәм 1133 эшсез кеше исәптә тора.
Шуның белән беррәттән Чистай районында 64, Алабугада 7 һәм Яшел Үзәндә 2 кешегә күбрәк эшсез гражданнар саны арткан.