Яр Чаллыда «Робинзон 2016» хәрби-патриотик слет узды

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

10 яшьтән алып, 17 яшькәчә 100 бала 8 нче сентябрьдә старт алган "Робинзон 2016" хәрби-патриотик слетта катнашты.

Аны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы,  Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге оештырды. 

"Робинзон" гадәттәгечә 3 этапта узды: катнашучылар үзләренең көчләрен хәрби-спорт полосасында сынап карады, аннан соң инттеллектуаль тур сорауларына җавап бирде, ахырда исә аларны  "Музыкаль тукталыш" дигән сынау көтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International