Яшел Үзәнлеләр эшкә урнашу сораулары буенча белгечләр белән киңәштеләр

2016 елның 9 сентябре, җомга

Кичә Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре махсуслаштырылган эш урыннары ярминкәсе оештырды. Биредә эшсез сыйфатында исәптә торучы һәм теләге булган гражданнар катнашты.

Чарада Яшел Үзән һәм Казан предприятиеләрнең кадрлар хезмәте белгечләре катнашты. Алар эш эзләүчеләргә 274 вакансия тәкъдим итте.

Махсуслаштырылган ярминкәдә 132 кеше катнашты. Ярминкә нәтиҗәләре буенча 49 граждан сынау сөйләшүләренә чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International