Түбә Камада яшәүчеләр вакансияләр ярминкәсенә чакырыла

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

20 сентябрь көнне Түбән Кама шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш урыннары мини-ярминкәсе үзачак.

Әлеге чарага килүчеләр  предприятиеләрнең вәкилләре белән очраша, булган вакансияләр турында мәгълүмат ала, хезмәт һәм мәшгульлек сораулары буенча белешмәләр ала алачак.

Ярминкә барышында оешмалар вәкилләре эш шартлары, эшкә алучыга карата таләпләр белән таныштырачак, кызыксындырган сорауларга җаваплар биреләчәк.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, үз чиратларында, катнашучыларга хезмәт базарындагы хәл һәм актуаль вакансияләр турында сөйләр дип көтелә.

Чара түбәндәге адрес буенча уздырыла: Түбән Кама шәһәре, Бызов ур. 20а, 222 бүлмә.

Белешмәләр өчен телефон номеры 8(8555)42-68-00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International