Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты агымдагы елның 31нче августында “Өлкән кешене тәрбияләүче гаилә” проектын тормышка ашыру турында” карар кабул итте.
"Өлкән буын гражданнарның саны арткан саен, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр саны да арта. Бүген республикада пенсия яшендәге 14 мең инвалид, 70 яшьтән һәм аннан да өлкәнрәк булган 35 мең граждан ялгыз яши. Бу факт дәүләт һәм җәмгыять алдында яңа бурычлар куя. Шул исәптән, яше яки сәламәтлеге аркасында мөстәкыйль рәвештә үзен кайгырта алмаганнарның төп ихтыяҗларын тәэмин итәргә булышу һәм тормыш шартларын яхшырту бурычы да. Шуңа күрә, әлеге проектның төп максаты өлкән яшьтәгеләрнең тормыш итүен гадәти уңайлы шартларда тәэмин итүне күздә тота. Үз-үзен кайгырта алмаган өлкәннәрне тәрбиягә алу институтын булдыру – стационарларны алыштыручы технологияләрне үстерү кысаларында башкарыла.
Бүгенге көндә әлеге технология илнең 17 регионында кулланыла. 2017 елда Татарстан Республикасында да сынау проект буларак башкарылачак. Әйтергә кирәк, Татарстанда мондый тәҗрибә инде бар. Чит гражданнар даими яшәү өчен өлкәннәрне үзләренә ала һәм аларны кайгыртып яши. Мондый очраклар Яшел Үзән һәм Сарман районнарында бар. Хәзерге вакытта мөрәҗәгать итүләр Баулы районында кабул ителә" - бу турыда "Татар-информ" белән интервьюда Эльмира Зарипова сөйләде.
Бу проект өлкән яшьтәге гражданнарны (55 яшьтән хатын-кызлар һәм 60 яшьтән ир-атларны) үз эченә ала. Алар Татарстан Республикасында дәүләт учреждениеләрендә яшәүче, ялгыз яки ялгыз яшәүче эшкә яраклы гражданнар, стационар формада социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылучылар булырга мөмкин.
Өлкән яшьтәге гражданны тәрбиягә алучылар өчен ай саен акчалата түләү каралган:
инвалидлыгы булмаган өлкән яшьтәге яки III төркем инвалид караган өчен – 4 мең сум күләмендә;
II төркем өлкән яшьтәге инвалид караган өчен – 6 мең сум күләмендә;
I төркем өлкән яшьтәге инвалид караган өчен – 8 мең сум күләмендә.
Моннан тыш, өлкән кеше Килешү нигезендә тәрбиягә алган гаилә бюджетына үзенең айлык кеременең якынча 75%н да биреп барырга тиеш була.