Лениногорскның сәүдә үзәге хезмәткәрләренә 4,4 млн сум акча түләде

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында республика предприятиеләре хезмәт хакы бурычларын кайтара башлады. 

Шулай итеп, Лениногорскның сәүдә итү өлкәсендә хезмәт куючы предприятиесе 596 хезмәткәренә 4 484 мең сум күләмендә тоткарланган хезмәт хакын түләде. 

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International