Кичә Тәтеш районында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр буенча чираттагы ведомствоара рейд үтте. Әлеге чара хокук бозуларны кисәтү максатыннан оештырылды.
Бу рейд 4 авылдан 5 гаиләне үз эченә алды. Гаилә әгъзалары белән сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм балаларны тәрбияләүдә җаваплылык арттыруга юнәлтелгән профилактик эш алып барылды.
Биредә шулай ук торак-көнкүреш шартларны бәяләүче актлар да төзелде.