Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләренең һөнәри юнәлеш бирү буенча эшчәнлеге дәвам итә

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Традиция буенча, җәй айларында Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре ЗАО «САУЛЫК» һәм «РАДУГА» сәламәтләндерү лагерьларындә ял итүче яшьүсмерләргә мавыктыргыч лекцияләр үткәрә.

Моның өчен “Ял ит, уйна, һөнәрләр дөньясын өйрән!” дигән махсус программа оештырыла. Бу программага һөнәри юнәлеш бирү уеннары, төрле тестлар һәм лекцияләр кергән.

Белгечләр сүзләренә караганда, уен барышында катнашучылар һөнәрчелек дөньясы белән таныша, үзләренең һөнәри мәнфәгатен һәм сәләтен билгели. Моннан тыш, балалар файдалы мәгълүмат һәм буклетлар ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International