Яр Чаллыда региональ "Робинзон" хәрби-патриотик слет узачак

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Яр Чаллыда сентябрьдә инде традициягә әверелгән региональ "Робинзон" хәрби-патриотик слет узачак. Чара балигъ булмаганнар өчен махсус учреждениеләр карамагындагы балалалар өчен уздырыла.

Әлеге слетта катнашу өчен гаризалар 8 нче августта 15 нче августка кадәр кабул ителә. "Робинзон" гадәттәгечә 3 этапта уздырыла: катнашучылар үзләренең көчләрен хәрби-спорт полосасында сынап караячак, аннан соң инттеллектуаль тур сорауларына җавап бирәчәкләр, ахырда исә аларны  "Музыкаль тукталыш" дигән сынау көтә. 

Барлык сынаулар нәтиҗәсе буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Алар үзләре белән слет алдынгылары исеме һәм кыйммәтле бүләкләр алып кайтып китәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International