Шушы көннәрдә Әлмәтнең “Опека” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаганнар арасында толерант мөнәсәбәтләр урнаштыруга юнәлдерелгән чара үткәрелде.
Очрашу башында яшүсмерләр белән толерантлык турында әңгәмә үткәрелде, аннары практик дәрес уздырылды.
Чара ахырында балалар алдында Инсаф Хәзрәт Сәүбанов чыгыш ясады. Ул ислам диненең толернатлык турында позициясе белән таныштырды.