Бүген Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан пенсия яше һәм пенсия яшенә җитмәгән өлкәннәр өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрелде. Эш эзләүчеләргә үзләренең буш эш урыннарын 11 предприятие вәкилләре тәкъдим итте.
Эш бирүчеләргә хезмәт биналарын җыештыручы, савыт-саба юучы, урам себерүче, пешекче кебек белгечлекләр буенча 60 вакансия тәкъдим ителде.
Ярминкәдә 20 кеше катнашты, 11енә эш урыннарына юллама тапшырылды.