ТР бала хокукын саклау вәкиле “Радость” үзәгендә булып кайтты

2016 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Кичә Зәйнең “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендә ТР бала хокукын саклау вәкиле Гүзәл Удачина һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина булдылар.

Әлеге визитның максаты үзәкнең эшчәнлеге белән танышудан гыйбарәт. Кунаклар учреждение территориясен, белгечләр кабинетын һәм тернәкләндерү җиһазларын карап чыкты.

Шулай ук Гүзәл Удачина тернәкләндерү формалары, кулланыла торган технология һәм программалар хакында белгечләр белән фикер алышты.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International