Шушы көннәрдә Биектауның "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен дәрес үткәрелде.
Чара кысаларында балалар белән хезмәттәшлек итүнең нәтиҗәле ысуллары каралды. Барлык тренингларда ата-аналар теләп һәм кызыксыну белән катнашты.
Дәрес ахырында чәй эчү оештырылды, килүчеләр тәэсирләре белән уртаклаштылар.