Агымдагы айда Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез саналган гражданнар өчен һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү дәресләре оештырачак.
Туплау төркемнәре түбәндәге һөнәрләр (программалар) буенча уздырыла: парикмахер (уку вакыты 3 ай яки 480 сәгать), тегүче (уку вакыты 3 ай яки 480 сәгать), машина йөртүче (уку вакыты 3 ай яки 480 сәгать), бухгалтер (уку вакыты 2 ай яки 320 сәгать) һәм башкалар.
Уку чорында стипендия түләнәчәк һәм матди ярдәм күрсәтеләчәк.