Алабугада кечкенәләр өчен һөнәри юнәлеш бирүче чаралар уза

2016 елның 29 июле, җомга

"Маяк" һөнәри юнәлеш бирүче проект кысаларында Алабуганың  халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды. Биредә 5-7 яшьлек балалар катнашты. 

Дәрес кысаларында алар һөнәрләргә кагылышлы табышмакларга җавап бирде, уеннар уйнады, пазллар җыйды, әти-әниләренең һөнәрләре турында сөйләде, үзләренең кем булырга теләвен әйтте. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International