26нчы июль көненә республиканың халыкның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15294 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 57 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,74% күрсәткечендә саклана.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 34742гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2453 эш урыны ачык дип белдергән.
Хисап атнасы барышында исә 701 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 324ы хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 76 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.