Чистайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнарны һөнәри укыту курслары уздыра. Әйтик, кичә 12 кешедән торган пешекчеләр төркеме бу укуларны уңышлы тәмамлады.
Имтихан бирү комиссиясе курслар узучыларның югары дәрәҗәдәге профессиональлеген билгеләде.
Моннан тыш, укыту процессында 6 кеше вакантлы эш урыннары табарга өлгерде.