1 нче һәм 9 нчы май – эшләми торган бәйрәм көннәр булачак

2016 елның 29 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмалар эшчеләренең күпсанлы мөрәҗәгәтенә бәйле рәвештә хәбәр итә.

РФ Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 1 нче май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 нчы май – Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәр булачак. Эшчеләргә ял көннәрен hәм эшсез бәйрәм көннәрен дөрес, уңайлы туры китерү максатыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “2016 елда ял көннәрен күчерү” исемле 2015 елның 24 нче сентябреннән 1017 нче Карары нигезендә,  2016 нче елда 2 нче гыйнвардагы ял көне 3 нче май – сишәмбегә күчерелде.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә бәйрәм көннәре якшәмбегә туры килгән очракта, ял көне бәйрәм көненнән соңгы көнгә күчерелә. Шунлыктан, 1 нче май якшәмбе ялы – 2 нче май дүшәмбегә күчә.

Шулай итеп, 2016 нче елда биш көнлек эш атнасында 30 нчы апрель, 1, 2, 3 нче май, шулай ук 7, 8, 9 нчы май ял көннәре булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International