11-22 апрельдә "Без хәтерлибез!" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Җиңү Көненә багышланган дәресләр циклы уздырды.
Чарада төрле категория гаиләләрдән 42 балигъ булмаган бала катнашты. Дәресләренең максаты - Ватанга карата мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек хисләрен ныгыту.