100дән артык кеше Менделеевскта вакансияләр ярминкәсендә катнашты

2016 елның 22 апреле, җомга

Бүген Менделеевскның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан 4 нче санлы гомуми белем бирү мәктәбе базасында эш урыннары ярминкәсе уздырылды. 

Әлеге ярминкәдә биш предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты. 

Ярминкәгә килүчеләргә 64 вакансия тәкъдим ителде. 

Әлеге чарада барлыгы 103 кеше катнашты. 17 кешегә алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар бирелде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International