Кукмарада эшсезләргә эш тәкъдим иттеләр

2016 елның 22 апреле, җомга

Бүген Кукмара халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды.

Әлеге чарада Кукмара районы җирлегендә эшләп килүче предприятие һәм оешма вәкилләре катнашында узды. 
Ярминкәгә килүчеләр исә хезмәт базары торышы,  вакансияләр банкы белән таныш ты. Эш бирүчеләр белән эшкә урнашу мөмкинлеге хакында турыдан-туры сөйләшү, һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәтләрен алу, хезмәт законнары хакында сорауларга җаваплар алды.  

Ярминкәдә 65 кеше катнашты. 20се алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар алды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International