Бүген социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның Республика үзәгендә Чернобыль АЭС һәлакәтенең 30 еллыгына багышлап чаралар үткәрүгә юнәлтелгән түгәрәк өстәл утырышы узды.
Әлеге очрашу барышында Чернобыль АЭС авариясе аркасында нурланыш йогынтысына дучар булган затларның көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алыштылар.