Арча үзәге карамагындагы балалар рәсем конкурсында катнашты

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Арчаның “Центр милосердия” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Бөтендөнья Җир көне уңаеннан “Җиребезне саклыйк!” исеме астында рәсем конкурсы игълан ителде. Чарада үзәк карамагындагы гаиләләрдә тәрбияләнгән 22 бала катнашты.

Ясалган рәсемнәр җиребезне экологик яктан сакларга, территорияне пычратмаска, агачлар утыртырга дигән бурычларны чагылдыра. Балалар эшләренә йомгак ясап, җиңүчеләр билгеләнде. Аларга Мактау грамоталары  тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International