Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,9%ны тәшкил итә

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

19 апрель көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 18578 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 62 кешегә күбрәк.

Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,9% тәшкил итә. 

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 25969 га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2132  эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 1013 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 477се хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 106 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International