Азлап һәм күпләп сату өлкәсендә 150 кеше эшсез дип танылды

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 13 нче апрельдән алып 19нчы апрельгә кадәр булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 150 кеше азлап һәм күпләп сату тармагына караган эшеннән азат ителгән.

Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә очрый. Мисал өчен, эшкәртеп җитешетрү тармагыннан 109 кеше  эшсез дип билгеләнгән.

Башка тармакларда азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: транспорт һәм элемтә – 55, күчемсез мөлкәт белән операцияләр – 53, икътисад эшчәнлеге – 48, төзелеш – 42, мәгариф өлкәсе – 35, коммуналь хезмәтләр күрсәтү – 41, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 27, дәүләт идарәсе – 46, сәламәтлек саклау – 21, файдалы казылмалар табу – 12, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 21, электроэнергия, газ, су  җитештерү һәм тарату – 8.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International