Республиканың социаль өлкә белгечләре аутизмны иртә ачыклау буенча тәҗрибәләре белән уртаклашы

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

18 нче – 19 нчы апрель көннәрендә Казан шәһәрендә аутистик спектры какшаган балаларның тайпылышын үз вакытында ачыклау, социаль яраклаштыру һәм аларга инклюзив белем бирү буенча Бөтенроссия конференциясе узды.

Чараны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Апрель" тернәкләндерү үзәге оештырды.

Конференция эшчәнлеге аутистик спектры какшаган балаларның тайпылышын үз вакытында ачыклау, мондый балаларны социаль яраклаштыру һәм аларга инклюзив белем бирү буенча актуаль мәсьәләләрне яктыртуга юнәлтелгән иде.

Бу чарада аутизмны иртә ачыклап, ярдәм итүдә, инклюзив ысулларны тормышта куллану өчен шартлар булдырудаРоссиянең гамәли тәҗрибәсе тәкъдим ителде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International