Шушы көннәрдә Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Даун синдромы белән яшәүчеләр көненә багышланган чара узды.
Тайпылышлары булган балалар тәрбияләүче ата-аналар биредә тәрбияләүдә булган тәҗрибәләре белән уртаклашты, балаларнының уңышлары белән бүлеште.
Ә балалар өчен бу вакытта "Заячья избушка" спектакле күрсәтелде.