Эшкәртү сәнәгате өлкәсеннән 164 татарстанлы эшсез дип танылды

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

9 нчы марттан алып, 15 нче мартка кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр саны эшкәртү сәнәгате өлкәсендә. Монда 164 кеше эшсез калган. Шулай ук азлап һәм күпләп сату өлкәсендә - 132 кеше.

Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эштән чыгарылганнар саны түбәндәгечә билгеләнә:

белем бирү – 39, транспорт һәм элемтә өлкәседә – 49, энергетика тармагындә – 21, коммуналь хезмәтләрдә – 44, сәламәтлек саклау – 21, төзелеш – 64, авыл хуҗалыгы – 43, дәүләт хезмәте – 35, финанс эшчәнлек – 56, кунакханә бизнесы – 12, файдалы казылмалар табу – 19 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International