Кичә "Соискатель 1С" студентлар атналыгы кысаларында Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре ҖЧҖ "ЛИСТ Фирмасы" белән берлектә "Минем резюме" дип исемләнгән мастер-класс үткәрде.
Чарада һөнәри белем бирүче түбәндәге уку йортларыннан 4 нче курс студентлары катнашты: Казан Федераль Университетының Яр Чаллы филиалы, Яр Чаллы Дәүләт педагогика Университеты, Кама дәүләт автомеханика техникумы, Техник көллияте, Педагогия көллияте.
Мастер-класс студентларны мөстәкыйль эш эзләү технологиясе, резюме төзү, эш бирүчеләр белән әңгәмә үткәргәндә үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан узды.