Алабуга районының “Астра” сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре “Түбән Кама” милли паркында кунак булдылар.
Халыкара гаилә көненә паркның “Кудесники” иҗат төркеме алар өчен тыюлыклы урман буйлап йөрү һәм гаҗәеп геройлар белән очрашулар белән искиткеч бәйрәм оештырды.