Биш көнлек эш атнасында 5, 6, 7, 8 март ял көннәре булачак

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмаларның күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, түбәндәгене хәбәр итә.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 8 нче март - Халыкара хатын-кызлар көне - эшләми торган бәйрәм көн. 

2015 елның 24 нче сентябрендә чыккан 1017 а номерлы "Ял көннәрен күчерү турында"  Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә 3 гыйнварда якшәмбегә туры килгән ял көне - 7 март дүшәмбегә күчерелә.

Димәк, биш көнлек эш атнасында 5, 6, 7, 8 нче март ял көннәре булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International