Бүген Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге шәфкать туташы Наилә Ибраһимова "Массажның организмга йогынтысы" дип исемләнгән мәгълүмати әңгәмә оештырды. Биредә икенче коррекцион группа балалары һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Наилә Зөфәр кызы массаж ярдәме белән савыктыру хакында сөйләде. Шулай ук массаж ясауның кабер элементларын күрсәтте.