Март аенда Балтач районы социаль яклау бүлеге белгечләре "Эшлекле аралашу айлыгы" үткәрергә ниятли.
Моның белән бәйле рәвештә, эшлекле аралашу һәм хезмәт тәртибе кагыйдәләре турында әңгәмәләр һәм лекцияләр узачак. Шулай ук әлеге айлык кысаларында учреждениеләрдә клиентлар арасында сораштыру үткәрергә планнаштыралар. Үз чиратында ул социаль хезмәтләр күрсәткәндә эш сыйфаты дәрәҗәсен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Биредә социаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибе аерым игътибарга алыначак.