Балтачның "Наз" үзәге карамагындагылар Республика конкурсында катнашты

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Бүген Биектау районында "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" Республика конкурсының зона этабы башланды. Чарада район этабында җиңеп чыккан балтачлылар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, конкурсны "Татарстан Хатын-кызлары" Региональ иҗтимагый оешмасы гамәлгә куя, ул Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән уздырыла. 

 Район этабы җиңүчеләре булып Сәрия Якупова ("Хатын-кыз - ана"), Фәридә Гарафутдинова ("Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият"), Зөлфирә Камалова ("Хатын-кыз – лидер"), Фагиль Гайнетдинов ("Ир-ат – лидер") номинацияләрендә билгеләнде. 

Конкурс нәтиҗәләре буенча Фагиль Гайнетдинов җиңүче статусы алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International