Балтачның "Наз" үзәгендә тернәкләнү үтүчеләр музейда булып кайтты

2016 елның 20 феврале, шимбә

Кичә Балтач районы “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге карамагындагылар “Халыклар дуслыгы” музеенда булып кайтты.

Билгеләп үтик, әлеге музей 1965 нче елда тарих укытучысы Гарифҗан Галиев тарафыннан оештырылган. Биредә 1000 нән артык экспонат тупланган.

Музейда татар, мари, удмурт, рус халыкларының яшәү рәвешен, көн-күрешен сүрәтләүче, танылган язучылар турында мәгълүматлар тупланган күргәзмә материаллар бик күп.

Тернәкләнү үтүчеләр үзләрен табигать кочагында йөргән кебек хис итеп, үзләренә күп яңалык, белем туплап кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International