Балтачның "Наз" үзәге карамагындагыларга янгын куркынычсызлыгы буенча кагыйдәләрне искәрттеләр

2016 елның 20 феврале, шимбә

Бүген Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлеге хезмәткәре Габдулла Ганиев белән очрашу узды.

Очрашу барышында Габдулла Гыймранович хуҗалыкта килеп чыккан янгыннар, аларның килеп чыгу сәбәпләре турында сөйләде, өйдә куллана торган электр җихазлары белән саклык чараларын, янгын килеп чыга калса үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтте.

Шулай ук йорт яннарын тәртиптә тоту, чисталыкны саклауны әйтеп узды. Янгын килеп чыга калса кая, ничек хәбәр итү телефон номерларын тагын бер кат искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International