Кичә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Елена Нуруллина Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара үткәрде.
Әлеге чараның максаты – гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү. Биредә 8-11 яшькә кадәрге балалар катнашты.
Чара малайларны бәйрәм белән котлаудан башланып китте. Аннан соң алар ике командага бүленеп биремнәр эшләде. Барлык катнашучылар татлы бүләкләр алды.