Бүген "Шигърият сәгать"е кысаларында Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Центр милосердия" комплекслы үзәге психологы һәм волонтерлар Альберт Әбелханов белән очрашу оештырды.
Альберт Кыям улы – тыл хезмәтчәне, педагог булып эшләгән. Ул биредә җыелганнарга иҗат юлы хакында сөйләде, шигырьләрен укыды.
Очрашу ахырында волонтерлар авторга рәхмәтләрен җиткерде. Аңа сәламәтлек һәм уңышлар теләде.