Казанның комплекслы үзәге карамагындагылар толерантлыкка өйрәнә

2016 елның 19 феврале, җомга

Шушы көннәрдә Казан шәһәре комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре терроризм һәм экстремизмга каршы программа кысаларында социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ булган балигъ булмаганнар белән дәрес уздырды.

Әлеге чараның максаты – балигъ  булмаган  яшүсмерләр арасында терроризм һәм экстремизмны кисәтү, бер-береңә карата толерантлык мөнәсәбәтләре формалаштыру һәм толерантлык турында махсус белемнәрне ныгыту.

Чара барышында “Сез никадәр толерантлы?” темасына үткәрелгән тест яшүсмерләрнең бер- берсенә ни дәрәҗәдә толерантлы булуларын ачыкларга ярдәм итте.

Алга таба толерантлыкны мөстәкыйль танып белү, үзара аңлашу һәм толерантлык турында белемнәрне ныгыту аша формалаштыруга юнәлдерелгән “Толерантлык эмблемасы”, “Толерантлык пантомимасы”, “Лукошко” биремнәре үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International