Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр картинг буенча "КАМАЗ-Автоспорт" - "Кыш-2016" Кубогына оештырылган ярышларны тамашачы ролендә күзәтте. Ул 13 февральдә шәһәр картодромында старт алган иде.
"Безнең балалар зур кызыксыну белән заездны карады, катнашучылар өчен җан атты", - дип хәбәр итте приют хезмәткәрләре.