450 мәктәп укучысы Азнакайда уку урыннары ярминкәсендә катнашты

2016 елның 19 феврале, җомга

Кичә Азнакай шәһәре Мәдәният йортында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында "Мәгариф. Карьера-2016" уку урыннары ярминкәсе узды. Әлеге чараны Азнакай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгариф бүлеге белән берлектә оештырды.

Ярминкәдә Татарстан Республикасының 12 уку йорты вәкилләре катнашты.

Чыгарылыш сыйныф укучылары һәм ата-аналар Татарстан Республикасы уку йортлары турында тирәнтен мәгълүмат, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды, һөнәри юнәлеш бирүче тестлар үтте.

Ярминкәдә Азнакай районы гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11нче сыйныф укучылары катнашты. Әлеге чарада катнашучыларга буклетлар, мәгълүмати материаллар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International