Шушы көннәрдә Казанның гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "Изюминка" клубы эшчәнлеге кысаларында “Ватанны саклаучылар көненә рәсем” исеме астында дәрес узды.
Чараның максаты – балаларга патриотик тәрбия бирү, иҗади эшчәнлеккә якынайту.
Дәрес барышында балаларга шулай ук "Ватанны саклаучылар көне" тарихы, туган якны саклаган геройлар турында сөйләделәр.