Кичә Кукмараның "Милосердие" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Ватанны саклаучылар көне алдыннан тернәкләндерү узучы балалар өчен спартакиада узды.
Учреждение белгечләре билгеләвенчә, мондый чаралар карамактагы балаларда җитезлек, бердәмлек тәрбияләргә ярдәм итә, физик һәм ихтыяр көчен арттыра.
Чара ахырында барлык катнашучылар мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.