Бүген Балтач җирлегендә яшәүче Гәбделәхәт Гыйлмуллин 95 яшьлек юбилеен каршы алды.
Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гүзәл Кәлимуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов, Балтач районы хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Васыйл Валиев, районның ветераннар оешмасы рәисе Рифат Абдуллин, өстәмә белем бирү һәм тәрбия эшләре буенча методисты Резеда Гаязовалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.