Казанның комплекслы үзәгендә наркотиклар куллануга каршы профилактика кысаларында дәрес узды

2016 елның 20 феврале, шимбә

Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 9-12 яшьлек балигъ булмаган балаларга, шул исәптән социаль жайлашуда авырлыклар кичергән яшьләргә - наркотик, спиртлы эчемлекләр куллануга һәм тәмәке тартуга каршы профилактика максаты белән, тренинг элементларын кулланып, «Хисләр йолдызы» дип аталган чара уздырылды.

  Әлеге чара барышында балалар зур энтузиазм белән үзләренең төрле хис-кичерешләрен искә төшерделәр, аларны суз белә аңлатып бирергә тырыштылар һәм төрле буяулар ярдәмендә кәгазь битенә тешерделәр. Алар кулланган төсләр әлеге хисләрнең  нечкәлекләрен ачып, баларнын эчке дөньясын төрле яктан күрергә ярдәм итте.

Үткәрелгән  чара «2014-2020 елларда жәмәгать тәртибен саклау һәм жинаятьчелеккә каршы керәшне тәэмин итү» исемле дәүләт программасына кергән «2014-2020 елларда Татарстан Республикасынын халыклары арасында наркотиклар куллану һәм таратуга профилактика» программасы кысаларында уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International