Тукай районы “Шәфкать” үзәге белгечләре балигъ булмаганнар өчен түгәрәк өстәл артында утырыш оештырды

2016 елның 20 феврале, шимбә

Шушы көннәрдә Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Син хокуклы” исеме астында түгәрәк өстәл артында утырыш оештырды.

Чарада социаль яклау бүлеге башлыгы, ЮХИДИ инспекторы, балигъ булмаганнар эшләре буенча прокурор ярдәмчесе, мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры, шулай ук 13-16 яшькә кадәрге 50 мәктәп укучысы катнашты.

Түгәрәк өстәл эшчәнлеге барышында транспорт чаралары урлаган өчен җаваплылык, иректән мәхрүм итү белән бәйле җәза һәм башка сораулар күтәрелде.

Чара ахырында яшүсмерләр мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International