Азнакайда 18 эшсез граждан эшкә урнашу өчен юлламалар алды

2016 елның 20 феврале, шимбә

Кичә Азнакай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендэ вакантлы эш урыннарына ярминкә уздырылды. Әлеге ярминкәдә түбәндәге эш бирүчеләр катнашты: ҖЧҖ «Агрофирма «Азнакай», ҖЧҖ «Лидер –Авто»,ҖЧҖ «Лидер-Авто+», ҖЧҖ «РОСГОССТРАХ» Агентлыгының Азнакай филиалы, ҖЧҖ «АкБарс-Мед» иминиятләштерү компаниясенең Азнакай филиалы, Азнакай шәһәренең 1нче гомуми урта белем бирү мәктәбе.

Эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга түбәндәге эш урыннары тәкъдим ителде: агроном, зоотехник, электрик, куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе, тракторист-машинист, хисапчы, шәфкать туташы, шофер, иминиятләштерү агентлары, бармен, официант, повар-кондитер, бина җыештыручы, автоэлектрик, автослесарь һ.б.

Шулай ук ярминкәдә Азнакай районы һәм шәһәре хәрби комиссариаты контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнар туплады.

 Әлеге чара барышында 18 гражданга эшкә урнашу өчен юллама бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International